Лениногорскида Мәдәният сарае үзешчәннәре һәм шәһәребез солистлары Бөек Ватан сугышының 8 ветеранына барып, аларны Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар.
Бу традиция алтынчы ел рәттән үткәрелә. Ветераннар өчен сугыш еллары җырларын башкардылар һәм М.Х. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары ясаган открыткалар бүләк итттеләр
Ел саен фронт бригадасына автомашиналар бирүдә чик сакчылары бердәмлеге ярдәм итә. Өченче ел рәттән акциягә әфганчылар берлеге һәм Лениногорскиның «Боевое братство»сы ярдәм итә, шулай ук 2025 елда эшмәкәр Юрий Илюхин кушылды. Аларның машиналары «Фронт бригадасы» колоннасын бизәде.