Лениногорскида ветераннар өчен "Аралашу сәгате" үткәрделәр

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Лениногорск ветераннар Советында пенсионерлар өчен "Тынычлык, хезмәт, май" темасына "Аралашу сәгате"узды.

"Аралашу сәгате» ндә ветераннар 70-90 нчы еллар демонстрацияләрен искә төшерделәр. Совет елларында 1 Майны бәйрәм итү кысаларында демонстрацияләр һәм йөрешләр, концертлар һәм митинглар традицион булган.

Ветераннар демонстрациянең төрле елларын чагылдырган фотоальбомнар карадылар. Бәйрәмнең аерылгысыз атрибутлары булып кызыл флаглар, шарлар, шулай ук транспарантлар саналган. Ерак 70-80 еллардагы кебек бер-берсенә открыткалар бүләк иттеләр.

1 Май бәйрәме үз көчләренә ышанычны ныгытты, ветераннарга уңай караш бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International