Лениногорск районының Шөгер авылында яшәүче Кашапова Әкълимә Габденәгыйм кызын 100 яшьлек юбилее белән котладылар

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

«ЛМР» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Лениногорск районы Шөгер авылында яшәүче Кашапова Әкълимә Габденәгыйм кызын 100 яшьлек юбилее белән котлады. Шулай ук ул Президент Владимир Путин һәм Рәис Рөстәм Миңнехановтан котлау хатларын тапшырды.

Әкълимә  Габденәгыйм кызы Кашапова - Шөгер авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны. 

Әкълимә  Габденәгыйм кызы 1925 елның 5 маенда Лениногорск районының Карагай авылында туа. Туктар-Урдаласы урта мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлаган. Авыр сугыш елларында, яшьтәшләренең күбесе кебек үк, ул да фронтка омтыла, ләкин 1943 елда Шөгер военкоматы юлламасы белән Ярославльгә – армия ихтыяҗлары өчен урман әзерләргә һәм фронт өчен детальләр җитештерүче предприятиеләрдә эшләргә җибәрелә. 

Сугыш елларында эш бик авыр була: 12 сәгатьлек эш көне, шартлар авыр, әмма Әкълимә  Габденәгыйм кызы бирешми һәм ирләр белән бертигез эшли. Ул, башка меңләгән тыл хезмәтчәннәре кебек үк, Җиңүне якынайтуга зур өлеш кертә.

1945 елның ноябрендә ул туган авылы Карагайга кайта, кияүгә чыга, улы туа. 1949 елда гаилә Кыргызстанга, Кучкарт бистәсенә күчеп китә, анда Әкълимә  Габденәгыйм кызы күп еллар балалар бакчасында эшли – башта няня, аннары пешекче. Хезмәттәшләре аны хезмәт сөючәнлеге һәм игелеклелеге өчен югары бәялиләр, моның турында күп санлы Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары дәлилли. 

Эштән тыш, ул халык иҗаты белән дә мавыга, җирле фольклор ансамблендә катнаша. 

Пенсиягә чыккач, Әкълимә  Габденәгыйм кызы туган авылы Карагайга кайта (1999 ел), ә 2018 елда Шөгер авылындагы уңайлы фатирга күчә. 

Барлык сынауларга – сугышка, ирен һәм улын югалтуга карамастан, ул рухи күтәренкелекне һәм тормыш сөючәнлекне саклап калган. Аның өендә һәрвакыт кунаклар күп: туганнары, күршеләре һәм авылдашлары аңа булышалар, ярдәм итәләр. 

Әкълимә  Габденәгыйм кызы - сугыш чорының тере шаһиты, авыр сынаулар кичергән, ләкин сынмаган кеше. Аның тарихы-ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга тугрылык үрнәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International