"БПЛА очышларының видеоларын тиражлау – бу җавапсызлык, бу дошманга ярдәм, ул кешеләрнең тормышын һәм безнең инфраструктураның иминлеген куркыныч астына куя", — диде Әсгать Сәфәров "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы коллегиясе барышында.
Ачык кулланылышта урнаштырмау бик мөһим:
теләсә нинди ориентир буенча (йортлар, заводлар һ. б.) урынны аерып була торган пилотсыз очкычлар очышы видеосы;
ПВО эшләтеп җибәрү видеосы - бу аларның урнашу урыннарын ача, дошман көчләренә очышларны корырга ярдәм итә.
Әгәр дә сез күктә шикле объектны күрсәгез, аның турында 112 телефоны яки "Радар.НФ" кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. Мәгълүмат кичекмәстән ашыгыч хезмәтләргә керәчәк.