Лениногорскида яшәүче Фәүзия Фәхрулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2025 елның 3 мае, шимбә

«Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова Лениногорскида яшәүче Фәүзия Фәхрулла кызы Әхмәтованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Әхмәтова Фәүзия Фәхрулла кызы 1930 елның 3 маенда Әлмәт районының Миңлебай авылында туа. Мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый.

Кияүгә чыккач, Лениногорск районына күчеп килә һәм ире белән Сугышлы авылында яши башлыйлар.

1960 елда гаилә Лениногорск шәһәренә күчеп килә, Фәүзия Фәхрулла кызының өч улы туа.
Бүген аның ике оныгы, 7 оныкчыгы бар

Фәүзия Фәхрулла кызы үзенең хезмәт эшчәнлеген Лениногорск тегү фабрикасында эшләүгә багышлый, озак еллар шунда эшли. Ләкин күзе күрми башлаган каенанасы турында кайгырту өчен аңа эшен калдырырга туры килде. Сукыр каенананы карау бик зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә Барлык авырлыкларга да карамастан, Фәүзия Фәхрулла кызы бу авыр бурычны намус белән үти, гаиләсенә тугрылык һәм ныклык күрсәтә.

Аның тормышы-хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек һәм якыннарына мәхәббәт үрнәге ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International