Лениногорскида 68нче Беренче Май эстафетасы узды

2025 елның 2 мае, җомга

Үзәк мәйданда мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклары җыелды. 

Беренче май эстафетасы Лениногорскида ел саен үткәрелә һәм инде күркәм традициягә әверелде. Лениногорскины спорт шәһәре дип юкка гына атамыйлар! 

Чарада катнашучыларны «ЛМР» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов котлады: 

"1 Май-Яз бәйрәме генә түгел, хезмәт бәйрәме дә. Быел шәһәребезгә 70 ел тула, ә бит 70 ел элек биредә берни дә булмаган. Бабаларыбыз һәм әтиләребезнең буыннары тырышлыгы белән производстволар, сәнәгать предприятиеләре төзелде. 

Бүген илебез 1 Май бәйрәмен билгеләп үтә. Барлык катнашучыларга – мәктәпләргә, уку йортларына, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларына – бу вакыйгага кушылулары өчен рәхмәт белдерәм. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы командалар саны артыр, ә безнең стартлар тагын да популяррак булыр дип ышанам», – диде ул. 

Традиция буенча эстафета вакытында турнир һәм ярышларда җиңүче спортчыларны, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура – спорт комплексында катнашучыларны хөрмәтләделәр. Лениногорск районында ГТО хәрәкәте популярлаша бара: 2023 елдан 2025 елга кадәр нормативларны предприятие хезмәткәрләре һәм ветераннарын, студентларны һәм мәктәп укучыларын да кертеп, 4 меңнән артык кеше үтәгән, аларга ГТО билгеләре тапшырылды.

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, һәм Лениногорск хәрби-патриотик хәрәкәткә актив ярдәм итә. «Аҗаган 2.0»уенының зона этабында җиңүчеләрне билгеләп үттеләр.

Шулай ук спорт мастерлыгына кандидатларга билгеләр һәм беренче разрядлар өчен бүләкләр тапшырылды.

Тантаналы өлештән соң эстафета старт алды. Мәктәпләр арасында җиңүчеләр булдылар: 

- 6-7 сыйныфлар: 1 урын – 12 нче лицей, 2 урын – 2 нче урта мәктәп, 3 урын – 10 нчы урта мәктәп. 

- 8-9 сыйныфлар: 2 нче урын – 12 нче, 3 нче урын-4 нче мәктәп. 

- 10-11 сыйныфлар: 1 урын – 12 нче лицей, 2 урын – 5 нче урта мәктәп, 3 урын – 6 нчы урта мәктәп. 

Уку йортлары арасында: 

1 урын-ЛНТ, 2 урын – ЛПК, 3 урын – ЛНТ. 

Предприятиеләр һәм оешмалар арасында: 

1 урын-Мәгариф идарәсе, 2 урын – ЛТППО, 3 урын – «Таграс-РемСервис».

Фото: ЛМР матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International