Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда "ЛОГОС "балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Лениногорск нефть техникумы студентлары өчен "Батырлык дәресе" үткәрделәр.
Чараның мәртәбәле кунагы махсус хәрби операциядә катнашучы Рәхимов Илдар Олимович булды. Ул үзенең сугышчан юлы, аны операциядә катнашырга этәргән мотивацияттурында сөйләде. Шулай ук кунагыбыз ассызыклаганча, батырлык-ул физик көч кенә түгел, ә рух көче дә, үз карашларыңны якларга һәм якыннарыңны һәм үз илеңне якларга әзерлек тә ул. Студентлар Илдар Олимовичның чыгышын кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
«Батырлык дәресе» нең максаты яшьләргә патриотик тәрбия бирү булды. Студентларда Ватанга мәхәббәт, аның тарихы һәм мәдәнияте белән горурлану, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт хисләре тәрбияләү.