Лениногорскида ветераннар өчен мошенниклыкка каршы көрәш турында лекция узды

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Технологияләр үсеш алган саен, мошенниклар алдауның тагын да катлаулырак схемаларын уйлап таба, һәм еш кына аларның корбаннары өлкән яшьтәге кешеләр була.

Лениногорск ветераннар советында уяулыкны арттыру һәм өлкән яшьтәге гражданнарны финанс алдаудан саклау өчен «Мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләрне кулланып мошенниклык»темасына лекция булды. 

Чараны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова үткәрде.

Очрашу барышында мошенниклыкның киң таралган схемалары («банклар», «соцслужбалар», «бәлагә тарыган туганнардан» ялган шалтыратулар һәм башкалар турында фикер алыштылар.  

«Иң мөһиме-паникага бирешмәскә һәм һәрвакыт мәгълүматны яңадан тикшерергә. Беркайчан да чит кешеләргә банк карталары мәгълүматларын, SMS кодларын хәбәр итмәгез һәм чит кешеләр үтенече буенча акча күчермәгез», – дип билгеләде Наталья Платонова. 

Лекциядән соң катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау һәм мошенниклар белән очрашкан очракта гамәлләр алгоритмнары турында файдалы мәгълүмат белән тематик брошюралар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International