Хәзер республикабызда яшәүче һәр кешенең ата-бабаларын табу мөмкинлеге барлыкка килде. Бүген Яшьләр үзәгендә мәгариф идарәсе, музейлар, китапханәләр һәм хосусый генеалоглар хезмәткәрләре катнашында «Ядкяр» шәҗәрәләр порталы проектын тәкъдир итү булды, ул ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы проект турында сөйләде. Аның максаты-республика халкын архив документларын тәрҗемә итү һәм индексацияләү нигезендә төзелгән дөрес һәм тулы шәҗәрәләр белән тәэмин итү.
"Без барлык тәрҗемә ителгән язмаларны платформага йөклибез, һәм ясалма интеллект безгә шәҗәрә агачын дөрес төзергә ярдәм итә", - диде Гөлнара Зәкәриевна.
Хәзерге вакытта портал Татарстанның 15 районы буенча тулылана. 100 торак пункт буенча 10 000 нән артык шәҗәрә төзелгән инде.
Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов:
"Без эшне нульдән башлыйбыз. Безнең район күпмилләтле, тарихыбыз бай. Район тарихын торгызырга, тирән тамырларыңны белергә кирәк. Эшне 2027 елга — «Ядкяр» шәҗәрәләр порталын эшләтеп җибәрү вакытына төгәлләргә ниятлибез. Дәүләт архивы белән бергә безнең барысы да килеп чыгачак,"- диде
Сакланган документларны «Ядкяр" шәҗәрә үзәге»коммерцияле булмаган автоном тарихи-шәҗәрә тикшеренүләре оешмасы рәисе Айсылу Галиевага җибәрергә кирәк.
Телефон: 8-904-719-36-64