1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт алды, аның кысаларында республиканың барлык шәһәр һәм районнарында территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту буенча масштаблы эшләр башкарыла.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов паркларны, скверларны, яр буйларын, ишегалларын һәм су саклау зоналарын җыештыруга аерым игътибар бирергә кушты. Лениногорск бу эшкә актив кушылды.
Үткән өмәдә администрация, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре шәһәрне җыештырырга чыктылар. Алар ишегалларында, урамнарда, юл буйларында һәм газоннарда коелган яфраклардан территорияләрне чистарттылар, шулай ук кече архитектура формаларын буядылар.
Балалар мәйданчыкларына аерым игътибар бирелде – саф һавада вакытларын куркынычсыз һәм уңайлы итеп үткәрә алсын өчен ватык таганнарга ремонт ясалды.
Лениногорск администрациясе шәһәр халкын өмәләргә кушылырга һәм үз ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә чисталык сакларга чакыра. Бары тик уртак тырышлык белән генә шәһәрне уңайлырак һәм чистарак итәргә мөмкин.
Чиста Лениногорск-безнең киләчәккә уртак өлешебез!