Лениногорскидан Белгород госпиталенә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды: оекбашлар, эчке киемнәр, футболкалар, теш пасталары, дарулар һәм, әлбәттә инде, волонтерлар әзерләгән тәмле ризыклар – печенье, прәннекләр, бәлешләр һәм чәкчәкләр.
Чик буе госпитальләренә шулай ук Кирлегәч, Зәй-Каратай авыллары һәм волонтерлар төркеме тарафыннан үрелгән яңгырдан саклагыч, аяк киемнәре, дарулар һәм маскировка ятьмәләре җибәрелде.
Сарабиккол, Яңа Сережкино, Яңа Иштирәк, Түбән Чыршылы, Ивановка авылларында яшәүче актив кешеләргә, шәһәрнең балалар бакчаларына һәм нефть техникумына сугышчыларыбызга актив ярдәм күрсәткәннәре өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез.