Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Светлана Фазлыева Чернобыль АЭСындагы авария һәм башка техноген һәлакәтләрне ликвидаторлар һәйкәле янындагы Үзәк аллеяда «Чернобыльне вакыт хәтерли»дигән батырлык дәресе үткәргән.
Әлеге чараның максаты балигъ булмаганнарда үз халкы, Чернобыль АЭС авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларның батырлыклары өчен горурлык һәм бурыч хисе формалаштырудан гыйбарәт иде.
Социаль эш буенча белгеч балаларга 25 апрельдән 26 апрельгә каршы төндә Чернобыль АЭСындагы вакыйгалар, ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерү, җимерелгән энергоблок өстендә «саркофаг» төзелеше турында сөйләде.