Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " хәбәр итә:
Аномаль-эссе һава торышы турында шторм кисәтүе
2025 елның 24 апреленнән 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-эссе һава торышы көтелә..
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса). Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк.
2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. Әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз.
3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ керегез.
4. Әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр дә сезнең танышларыгызның берәрсенә аномаль эсселек аркасында сәламәтлек өчен куркыныч янаган икән, аларга кирәкле ярдәм алырга ярдәм итегез. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә тәүлегенә бер мәртәбә барырга кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, дәвалаучы табиб белән киңәшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляциясенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Сәламәтлегегез белән проблемалар булса: даруларны 25 градус С тан югары булмаган температурада яки суыткычта саклагыз (инструкцияне үтәгез), Хроник авырудан интегсәгез яки берьюлы берничә дару эчсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.
5. Әгәр сез яки янәшәдә берәрсе үзегезне начар хис итсә.
Баш әйләнү, хәлсезлек, борчылу, сусау һәм баш авырту сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклык югалтуны тулыландыру өчен су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр җылылык спазмы бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар килгәнче, зыян күрүчене салкынча урынга күчерегез һәм аякларны бераз күтәрү өчен аны горизонталь хәлгә яткырыгыз. Зыян күрүчене чишендерегез һәм суыту процедураларын үткәрә башлагыз: муенына култык асты һәм касыкка салкын компресс куегыз, саф һава агымын тәэмин итегез. Тән температурасын үлчәгез.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.