Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Галимова Марина 2 нче социаль участокта «Терроризмга юк дип әйтик»дигән танып - белү-уен программасы үткәрде.
Программаның максаты: террорчылык актларын профилактикалау һәм теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу өчен уяулык күрсәтү кирәклегенә игътибарны юнәлтү.
Программа барышында социаль педагог «Кроссворд», «Шикле предметны тап»уеннарын үткәрде. Уеннар барышында көндәлек тормышта барлыкка килергә мөмкин булган төрле экстремаль ситуацияләр турында фикер алыштылар.
Чара азагында «Сораулар» уены үткәрелде, ул алган белемнәрне системага салырга ярдәм итте. Материалны беркетү өчен социаль педагог Галимова Марина барлык катнашучыларга террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча белешмәләр тапшырды.