"Кулинария мәктәбе"технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының "Исток-Башлангыч" халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре тарафыннан планлы чара үткәрелде.
Актив әбиләр социаль хезмәткәр белән берлектә пирог әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади активлыгын үстерү, кулинария белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыру һәм рецептларны популярлаштыру максатында үткәрелде.
Технология өлкән яшьтәге кешеләргә үз тормышларын яңадан карарга, бәяләргә һәм уңай позициядән кабул итәргә мөмкинлек бирә. Позитив дөньяга караш формалаштыра һәм кешенең туклануы турындагы белемнәрне аның хәзерге тормышын баету өчен ничек файдаланырга мөмкин булуын күрсәтә. Дәресләр нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнар күңел җылысы һәм яхшы кәеф алды.