Яз безнең урманнарны һәм болыннарны нәфис буяулар белән буяп тора: менә беренче чәчәкләр күренә башлады инде.
Шуны белү мөһим:бу нәфис гүзәлләр-Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгән сирәк үсемлекләр. Аларны өзү закон тарафыннан тыелган.
"Первоцвет" акциясе кысаларында Экология инспекторлары территорияләрдә патрульлек итә, мондый сирәк чәчәкләрне җыйган өчен штраф каралган: гражданнар өчен — 2-5 мең сум, вазыйфаи затлар өчен — тагын да катгыйрак.
Әйдәгез, бу матурлыкны бергә саклыйк!