Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы концерт узды. Бәйрәм Президент Владимир Путин Указы белән 2012 елның 10 июнендә гамәлгә куелган.
Коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов котлады
"Хөрмәтле коллегалар, җирле үзидарә ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Мин үзем муниципаль хезмәттә инде 24 ел. Бу бәйрәм үз гомерен җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаган, үз хезмәте һәм һөнәри осталыгы белән районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләрне берләштерә", - дип билгеләде ул.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә намуслы хезмәт, югары профессионализм һәм компетентлылык белән аерылып торган муниципаль хезмәткәрләр билгеләп үтелде.
Мәдәният сараеның иҗат коллективлары кунаклар өчен программа әзерләгәннәр иде. Концертта «Рябинушка» һәм «Сарвиназ» вокаль ансамбльләре, ЛМХПК ансамбле,балалар музыка мәктәбе укытучыларының «Камертон» ансамбле һәи башкалар катнашты.
Бәйрәм Җирле үзидарә хезмәткәрләре хезмәтенең әһәмиятен һәм аларның район үсешенә керткән өлешләрен ачык раслады.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте.