«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Фазлыева социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәргә дәүләт финанс ярдәменә мохтаҗ гаиләләр һәм гражданнар өчен каралган социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү мөмкинлеге турында консультация үткәрде.
Очрашу барышында белгеч катнашучыларны социаль контрактның нәрсә булуы, аның башка төр социаль ярдәмлекләрдән нәрсә белән аерылуы белән таныштырды.
Шулай ук белгеч эшкә урнашу, үзмәшгульлекне, шәхси ярдәмче хуҗалыкны рәсмиләштерү буенча социаль контрактны рәсмиләштерү тәртибе һәм гамәлдәге законнар нигезендә үзара йөкләмәләр турында җентекләп сөйләде.
Чарада катнашучылар белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм җаваплар алдылар. Консультация сизелмичә генә узды, барлык мәгълүмат файдалы һәм кызыклы булды. Чара азагында социаль контракт түбән керемле гражданнарга ярдәм итүнең яхшы чарасы һәм гаиләнең ярлылыктан чыгу мөмкинлеге дигән нәтиҗәгә килделәр.