"Лениногорск шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова Елена Семеновна Алтунинаны 95 яшьлек юбилее белән котлады һәм 9 майга Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләк тапшырды.
Елена Семеновна Алтунина 1930 елның 15 апрелендә Куйбышев өлкәсенең Шенталы районы Алтунино авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган
Балачагы авырлыкта үткән. Шуңа Елена Семеновнаның белеме башлангыч мәктәпнең өч сыйныфы белән чикләнә. Укуын дәвам итү өчен күрше авылга биш чакрым ераклыкка барырга кирәк була, ләкин хуҗалык мәшәкатьләре һәм җылы кием җитмәү аңа укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми.
22 яшендә Елена Семеновна Иван Тимофеевичка кияүгә чыга һәм алар бергә Лениногорскига күчеп китәләр. Яшь гаилә, аларга барак бүлеп биргәнче, башта фатирларда яшәәгәнннәр. Анда аларның ике кызлары — Галина һәм Надежда туа.
Елена Семеновна нефтьчеләрнең коммутаторына телефонистка булып урнаша. Соңрак, балалар үсеп җиткәч, ул Писмәндәге балалар бакчасында чирек ставкада эшли башлый. Аннары аны тегү фабрикасына алалар, анда ул 1985 елда пенсиягә чыкканчы эшли.
Елена Семеновнаның ире Иван Тимофеевич вышка монтажлау конторасында электрик булып эшләгән. Ул 1989 елда 60 яшендә вафат була.
Бүген Елена Семеновна — ике кызының бәхетле әнисе, ике оныкның әбисе, биш оныкчыкның дәү әбисе
Хәзер ул олы кызының мәхәббәте һәм кайгыртуын тоеп яши