Казан Ратушасында 2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе ярдәмендә 2015 елдан бирле үткәрелә.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.
Бүләкләү алдыннан «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең (ТИҮ) эшен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика территориясендә 484 ТИҮ эшли.
Лениногорск муниципаль районында 13 ТИҮ эшли.
Конкурста катнашучылар бер ел эчендә 30 меңнән артык чара үткәргән: МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, төзекләндерү һәм яшелләндерү, мәдәни-массакүләм, спорт, гражданнарның социаль яктан зәгыйфь категорияләренә ярдәм итү һәм башкалар.
2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында Лениногорскиның 13 нче ТИҮ җиңүче булды.
3,4,6,7,9,10 нчы ТИҮ республика конкурсы призерлары булды. Аларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!