Халыкара лаборатор диагностика буенча белгеч көнендә биология фәннәре кандидаты, Роспотребнадзорның үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының ВИЧ-инфекция диагностикасы һәм молекуляр эпидемиология лабораториясе мөдире Дмитрий Киреев сөйли.
-ВИЧ-инфекцияне диагностикалау өчен нинди ысуллар кулланалар?
– ВИЧ-инфекцияне диагностикалау иң элек лаборатор ысуллар белән башкарыла. Диагностика алгоритмы түбәндәге тикшеренү ысулларын куллануны үз эченә ала: иммунофермент яки иммунохемилюминесцент анализ (ИФА/ИХЛА), иммун блоттинг (ИБ), полимераз чылбыр реакциясе (ПЦР). Кешедә ВИЧ-инфекцияне ачыклау өчен шулай ук лаборатор җиһазлар таләп итми торган тиз тестлар кулланылырга мөмкин. Әмма Россиядә тиз тест нәтиҗәләре нигезендә диагноз куелмый.
Галимнәр ни өчен диагностиканың яңа методларын уйлап таба?
- Һәр диагностика методының уңай һәм тискәре яклары бар. Диагностика нәтиҗәле, ягъни бер үк вакытта сизгер һәм үзенчәлекле булсын өчен, бер метод җитәрлек булмаска мөмкин. Мәсәлән, ИФА методы ИБ методына караганда сизгеррәк, ләкин үзенчәлеге азрак. Шуңа күрә диагностиканың беренче этабында потенциаль инфекцияле кешеләрнең максималь санын ачыклау өчен ИФА методын кулланалар.
- Диагностиканың заманча методлары ни дәрәҗәдә дөрес? Тестның нәтиҗәсе ялган уңай була аламы?
- Заманча диагностика тест-системалары бик төгәл, һәм аларның сыйфаты җитештерүченең үзе дә, дәүләт органнары да даими контролендә тора. Шуңа да карамастан, һәр аерым лаборатор тикшеренү ялган нәтиҗә бирергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Россия Федерациясендә ВИЧ-инфекция диагностикасы күп этаплы алгоритм нигезендә гамәлгә ашырыла. Әгәр клиник үрнәкне ИФА/ИХЛА ысулы белән тестлаштырганда уңай нәтиҗә алынса, лаборатория анализны ике тапкыр кабатлый. Әгәр тагын бер тапкыр булса да уңай нәтиҗә алынса, кан үрнәген референс лабораториясенә тапшыралар, ул ИФА/ИХЛА анализын кабатлый, өстәвенә ышанычлылыкны арттыру өчен — бу тикшеренү башка җитештерүченең тест-системаларын кулланып үткәрелә. Әгәр референс-лабораториядә ИФА/ИХЛА методы белән дә уңай нәтиҗә алынса, ул чакта клиник үрнәкне тагын бер кат тестлаштыралар, ләкин бу вакытта ИБ яки ПЦР методын кулланалар. Шулай итеп, пациент алган һәр уңай нәтиҗә артында кимендә дүрт лаборатор тикшеренү тора. Кулланыла торган алгоритм күп вакыт таләп итә һәм шактый озак дәвам итә, ләкин диагноз кую вакытында максималь ышанычлылыкка ирешергә мөмкинлек бирә.
- Инфекция йоктырганнан соң күпме вакыт узгач, вируска диагноз куярга мөмкин?
- Бу кулланыла торган диагностика методына, шулай ук кайбер техник үзенчәлекләргә, мәсәлән, тикшерелә торган клиник материалның күләменә һәм тест-системаның сизгерлегенә бәйле. Уртача алганда, ПЦР ысулын кулланганда, ВИЧ-инфекцияле кешене инфекция йоктырганнан соң 7-10 көн узгач кына ачыкларга мөмкин. Бу ысул авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга мөмкинлек бирә. ИФА ысулы кешедә ВИЧ-инфекцияне йогышланганнан соң якынча ике-өч атна узгач ачыкларга мөмкинлек бирә. ИБ методы бик специфик, ләкин беренче икесе белән чагыштырганда сизгеррәк. Шуңа күрә ул 1-2 ай элек йоктырган ВИЧ-инфекциялеләрне тикшергәндә уңай нәтиҗә бирә башлый.
- Әгәр йогышлы кеше белән контакт булган икән, инфекция һичшиксез булачакмы?
- Бәхеткә, йоктыру һәрвакытта да булмый. Бер тапкыр сакланылмаган җенси контактта вирус тапшыруның нәтиҗәлелеге югары түгел, нибары берничә процент. Әмма ВИЧ тапшыруның мондый түбән нәтиҗәлелеге тынычландырырга тиеш түгел. Россиядә хәзерге вакытта барлык яңа ВИЧ-инфекция очракларының 80% тан артыгы сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр нәтиҗәсе булып тора.
Анализ ясау өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
- ВИЧка лаборатор тикшеренүне теләсә кайсы лабораториядә диярлек үткәрергә мөмкин. Шәхси клиникаларда бу анализ түләүле, дәүләт клиникаларында аны түләүсез алырга мөмкин. РФнең һәр субъектында дәүләт учреждениесе – СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге бар. СПИД үзәгендә һәр кеше үзенең ВИЧ-статусын белү өчен кан бирә ала. Лаборатор тикшеренүләрдән тыш, тиз тестлар да бар. Алар даруханәләрдә сатыла һәм чагыштырмача арзан тора.
Әгәр дә дәвалауны ВИЧ йөртүче белән мөмкин булган контакттан соң якын арада башласаң, йоктыруны булдырмый калырга мөмкин икәнлеге дөресме?
Әйе, бу дөрес. Контакттан соңгы профилактика кичекмәстән (1-2 сәгать эчендә) башласаң бик нәтиҗәле. Контакттан соң 24 сәгать дәвамында ул шулай ук нәтиҗәлелеген саклый, гәрчә андый ук югары булмаса да. 24 сәгатьтән соң нәтиҗәлелек сизелерлек кими. 72 сәгатьтән соң контакттан соңгы профилактиканы үткәрү мәгънәсез.
- Тестсыз кеше үзендә ВИЧ бар дип шикләнә аламы?
- ВИЧ-инфекция вакытында кешедә гадәттә авыру булуда шикләнергә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле клиник билгеләр юк. Әдәбиятта ВИЧ-инфекциянең кискен стадиясен озата баручы симптомнар тасвирланган, ул йогышланганнан соң беренче берничә айда уза. Әмма бу симптомнар зәгыйфь чагылырга яки хәтта булмаска да мөмкин. Моннан тыш, ВИЧ-инфекциялеләрдә еш барлыкка килә торган СПИД-индикатор авыруларны аерып күрсәтәләр, әмма гадәттә алар авыруның соңгы стадиясендә (СПИД стадиясендә) барлыкка килә. Шуңа күрә ВИЧ-инфекция вакытында лаборатор диагностика югары төгәллекне һәм ышанычлылыкны берләштерә торган алыштыргысыз корал булып тора.
санщит.рус. сайтында санитария куркынычсызлыгы һәм куркыныч авыруларны профилактикалау буенча файдалы мәгълүмат күбрәк бирелгән.