«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов хезмәт ветераны Ефременкова Валентина Петровнаны Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне белән котлады.
Валентина Петровна Еременкова 1941 елда Калуга өлкәсенең Грибовка авылында туа. Әтисен фронтка алып киткәндә, аңа нибары өч ай гына булган, ул сеңлесе һәм әнисе белән немецлар оккупацияләгән авылда калган. Алар могҗиза белән фашистлар җәзасыннан котыла, ә 1943 елда аларның гаиләсен Смоленскида урнашкан концлагерьга куалар. Тоткыннар анда бер ай үткәрәләр, шуннан соң Совет гаскәрләре тарафыннан азат ителәләр.
Сугыштан соңгы беренче еллар бик авыр була, әмма Валентина Петровна гаиләсе, авырлыкларны җиңеп, нык тора. Читтән торып ул Мәскәү кооператив техникумын тәмамлый, аннары сәүдәдә эшли. 1975 елда гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күченә.
Лениногорскида хезмәт ветераны 23 ел пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә хезмәт һәм хезмәт хакын нормалаштыру буенча инженер булып эшләгән. Валентина Петровна абруйлы һәм ихтирамлы ветеран. Коллективта эшләгәндә Валентина Петровна үзен грамоталы, үз эшен яхшы белүче белгеч итеп күрсәтә. Йөкләнгән эшкә тулы җаваплылык белән карый, биремнәрне вакытында һәм сыйфатлы үти. 1998 елда лаеклы ялга китә.
Ире белән ике бала үстерәләр. Валентина Петровнаның ире, кызганычка каршы, иртә вафат була. Ике бала тәрбияләп үстергән, алар белән бик горурлана.
1997 елда концлагерь тоткыны булуы турында таныклык алган. 2015 елда Казан Кремлендә Валентина Петровна Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан истәлекле бүләк алды.
Фото: ЛМР матбугат хезмәте