Лениногорскида мәктәп укучылары арасында бадминтон буенча Беренчелек узды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Лениногорскиның бадминтон үсеше үзәгендә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары арасында масштаблы ярышлар узды. Турнир Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, «Татнефть» ГАҖнең 75 еллыгына, «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсенең 80 еллыгына һәм Лениногорскиның 70 еллыгына багышланган иде.  

Ярышлар башланыр алдыннан 2024 елгы Россия чемпионаты призерлары Ильяс Хәйриев һәм Регина Галиева, шулай ук спорт мастерлыгына кандидатлар Дмитрий Чувашов һәм Ярослав Вебер мастер-класс үткәрделәр, югары дәрәҗәдәге уен күрсәттеләр.  

Бадминтон буенча беренчелек нәтиҗәләре:  
Башлангыч сыйныфлар (1-4)  
Малайлар:  
Беренче урын: Джураев Исмаилхон (Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе)  
Икенче урын: Хәсәнов Рәсим (11 нче Гимназия)  
Өченче урын: Гинванов Таир (13 нче УББМ)  

Кызлар:  
Беренче урын: Екатерина Дьячкова (5 нче УББМ)  
Икенче урын: Гәрәева Ангелина (8 нче УББМ)  
Өченче урын: Әхтәмова Камилла (2 нче мәктәп)  

Урта сыйныфлар (5-7)  
Кызлар:  
Беренче урын: Скудина Анастасия (2 нче УББМ)  
Икенче урын: Джураева Ермоахон (Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбе)  
Өченче урын: Ксения Ермошкина (6 нчы урта мәктәп)  

Малайлар:  
Беренче урын: Акбиров Арслан (6 нчы УББМ)  
Икенче урын: Мохаррамов Реналь (2 нче УББМ)  
Өченче урын: Мушаков Илназ (11 нче Гимназия)  

Өлкән сыйныфлар (8-9)  
Кызлар:  
Беренче урын: Решетова Дарья (5 нче УББМ)  
Икенче урын: Нуриева Айгөл (7 нче урта мәктәп)  
Өченче урын: Миңнәхмәтова Камилә (10 нчы урта мәктәп)  

Малайлар:  
Беренче урын: Равил Ямалиев (11 нче Гимназия)  
Икенче урын: Әхмәдиев Азамат (Түбән Чыршылы төп гомуми белем бирү мәктәбе)  
Өченче урын: Хәйров Ринат (Тимәш урта мәктәбе)  

Өлкән сыйныфлар (10-11)  
Кызлар:  
Беренче урын: Кабалина Ульяна (8 нче УББМ)  
Икенче урын: Манакова Элина (2 нче урта мәктәп)  
Өченче урын: Матросова Ксения (10 нчы мәктәп)  

Малайлар:  
Беренче урын: Камил Кашапов (11 нче Гимназия)  
Икенче урын: Мифтахетдинов Марат (6 нчы урта мәктәп)  
Өченче урын: Раил Заһиров (Тимәш УББМ)  

 

 

Гомумкоманда зачетында, мәктәпләр арасында җиңү яуладылар: 
Беренче урын: 2 нче мәктәп  
Икенче урын: 11 нче гимназия  
Өченче урын: 5 нче мәктәп һәм Тимәш мәктәбе  

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм истәлекле бүләкләр алды.  

Бадминтон реакцияне, координацияне, күрү сәләтен һәм чыдамлылыкны үстерә, шулай ук спорт характерын формалаштыра. Турнир Лениногорскида лаеклы спорт сменасы үсүен тагын бер кат исбатлады!  

📸 Фото: Лениногорск муниципаль районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International