Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы халкы. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.04.2025 № 212 карары нигезендә 2025 елның 11 апреленнән 2025 елның 11 маена кадәр Татарстан Республикасының бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда тыела:
• җирләрнең барлык категорияләрендә ачык ут куллану, учаклар ягу, яна торган калдыкларны яндыру;
• янгынга каршы чараларны гамәлгә ашыручы һәм урман янгыннарын сүндерүче затлардан тыш, гражданнарның урманнарга баруы;
• Ландшафт (табигый) янгыннары куркынычы янаган урыннарда фейерверклар һәм башка пиротехник әйберләр куллану;
• учаклар ягу, ачык ут кулланып ризык әзерләү, урманнарда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, запастагы җирләрдә, юл буенда, елга һәм күлләр зоналарында, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрендә, гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләрендә, оештыру-хокукый рәвешләренә һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә предприятиеләрдә янгын куркынычы булган эшләр башкару;
• төзек булмаган агрегатларны, автомобильләрне һәм башка мотор техникасын эксплуатацияләү, бу ландшафт (табигый) янгын чыгу ихтималы булган урыннарда коры үлән үсемлекләренең януына китерергә мөмкин.
Язгы чор башлану белән төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары сводкалары, беренче чиратта, кеше гаебе белән килеп чыккан янгыннар турында мәгълүмат белән тулды. Янгыннар йөзләгән гектар урманны, торак йортларны һәм каралты-кураларны юк итә, янгында кешеләр, шул исәптән кечкенә балалар да һәлак була.
Куркынычсызлык кагыйдәләре һәм кертелә торган режимнар мөмкин булган фаҗигале нәтиҗәләрне кисәтү һәм кешеләрне бәладән саклау максатын күздә тота. Бу таләпләрне санга сукмау кайвакыт бик кыйммәт тора.
Шәһәр һәм район халкын һәм кунакларын янгынга каршы режимның гамәлдәге кагыйдәләрен үтәргә, уяу булырга, янгыннарны кисәтүдә һәм аларга каршы көрәштә дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәтергә, шулай ук халыкның һәм территорияләрнең гадәттән тыш хәлләрдән иминлеген тәэмин итү буенча башка чараларда катнашырга чакырабыз.
Бердәм дежур-диспетчерлык коткару хезмәте телефоннары – 01, стационар телефоннан – 112, мобиль телефоннан-112 яки 101.
Дамир Вилданов, ТР ЛМР буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге башлыгы эчке хезмәт подполковнигы