Фаҗигане булдырмас өчен, балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмаска һәм алардан ничек сакланырга икәнен өйрәтү бик мөһим.
Шундый дәресләрнең берсен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Вилданов Дамир Равил улы «5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә үткәрде.
Балаларга янгын яки башка экстремаль вәзгыять очрагында үзләрен ничек дөрес тотарга, бәхетсезлек очрагында нәрсә эшләргә һәм беренче ярдәмне ничек күрсәтергә, иң мөһиме, гадәттән тыш хәлләрдән ничек сакланырга, шулай ук сулыклардагы бозда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре турында аңлатылды. Шулай ук профилактика дәресләре барышында балаларның шаяртулары һәм ут белән саксыз эш итүләре аркасында фаҗига белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары мисаллары китерелде.
Мондый дәресләрне үткәрүнең максаты һәм бурычы булып үсеп килүче буын арасында тормыш иминлеге культурасын пропагандалау, коткаручы һәм янгын сүндерүче һөнәрләрен популярлаштыру тора.