Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина наркоманияне профилактикалау кысаларында «Без тормышны сайлыйбыз!»чарасын үткәрде.
Чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотик матдәләр пробасына һәм наркотик матдәләр кулланучылар белән үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләренә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Очрашу башында социаль педагог зарарлы гадәт – наркомания, наркотикларның организмга зарарлы йогынтысы турында сөйләде. Очрашу барышында яшүсмерләр арасында наркоманияне тарату проблемалары, наркотик матдәләр куллануның нәрсәгә алып баруы турында фикер алыштылар.
Чара ахырында балалар сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында нәтиҗә ясадылар. Чарада катнашучыларга буклетлар тапшырылды.