Лениногорск ветераннар Cоветында өмә үткәрделәр

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорск ветераннар Советында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан өмә үткәрелде.

Анда шәһәребезнең ветераннары, пенсионерлары катнашты. Шәһәрнең Мактаулы гражданины Николай Степанов хәер-фатиха сүзе белән чыгыш ясады. Ул да өмәдә катнашты. Катнашучылар совет бинасын тәртипкә китерделәр,  җыештырдылар, идәннәрне һәм тәрәзәләрне юдылар.

А.Мостафина мондый өмәләрдә актив катнаша. Ул барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм  ярдәм итә алуына бик шат булуын әйтте.

"Без аралаштык һәм җыештырырга ярдәм иттек. Монда килеп ярдәм итүемә һәрвакыт шатмын. Бу бит хис-кичерешләр, истәлекләр диңгезе. Хәрәкәт-ул тормыш", - диде ул.

Ирләр А.А Кондратьев һәйкәле янындагы скверны себерделәр. Чисталык урнаштыру буенча мондый өмәләр (пенсионерлар яратып аны өй дип атыйлар) ветераннар Советы атна буе дәвам итәчәк.

Өмәдән соң Совет җырларын искә төшерделәр, күңелле итеп чәй эчтеләр. Ветераннар советы рәисе Галия Җәмил кызы Хәлимова барысына да рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International