Лениногорскида беренче игезәкләр туган

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

2025 елның 8 апрелендә Лениногорск муниципаль районының ЗАГС бүлегендә быел игезәкләрнең беренче пары теркәлде.
5 апрель көнне ике баһадир — Ибраһим һәм Мөхәммәд дөньяга килә.  

ЗАГС хезмәткәрләре ата — аналарны бу шатлыклы вакыйга белән котладылар, балаларга ныклы сәламәтлек, әниләренә сабырлык һәм бетмәс-төкәнмәс гаилә бәхете теләделәр.  

Малайлар нык, акыллы булып үссеннәр, әти-әниләрен сөендерсеннәр! 

Лениногорск ЗАГС бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International