Ел саен язгы-җәйге чорда янгыннар саны шактый арта. Янгыннарның төп сәбәпләре ут белән саксыз эш итү: коры үләннәрне яндыру, учаклар ягу, тәмәке тартуда, көнкүреш электр приборлары белән эш иткәндә саксызлык.
Туганнарыгызны фаҗигадән саклар өчен, гади кагыйдәләрне үтәгез:
· Агач корылмалар, куаклар, коры үлән янында ачык ут кулланмагыз;
· Коры үләнне яндырмагыз, ут шунда ук таралып китәргә мөмкин;
· Тирә-юньне чүп-чардан, төзелеш материалыннан һәм коры үләннән вакытында чистартыгыз;
· Җыелган чүп-чарны һәм коры үләнне яндырмагыз;
· Янгын куркынычы булган чорда балалар һәм яшүсмерләр белән аңлату эшләре алып барыгыз. Балаларга беркайчан да ут белән уйнарга рөхсәт итмәгез;
· Җылыту приборларын һәм мичләрне кулланганда, шулай ук мунча якканда сак булыгыз;
· Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез.
Әгәр янгын чыгуын күрсәгез, кичекмәстән «01» яки «112» телефоннары аша шалтыратыгыз.