В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең 75 еллыгына багышланган «Тарих: Кичә, бүген, киләчәк» фәнни-гамәли конференциясе

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Лениногорск нефть техникумында «Лениногорск нефть техникумы» ДАҺБУ, «Әлмәт политехник техникумы» ДАҺБУ, «Бөгелмә машина төзелеше техникумы»ДАҺБУ һөнәри белем бирү оешмалары профсоюзлары студентлары өчен фәнни-гамәли конференция узды. 

Чара В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең 75 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде, шулай ук «Профессионалитет»-ягулык-энергетика комплексы белем бирү-җитештерү үзәге (кластеры) эшчәнлеге программасы кысаларында үткәрелде.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татнефть  Профсоюзы Рәисе Рифдар Рифкать улы Хәмәдьяров мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул нефть тармагы тарихын, бигрәк тә Ромашкино ятмасын, шулай ук ягулык-энергетика комплексы үсешенең заманча тенденцияләрен һәм перспективаларын өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады. Авыр сугыш елларында беренче нефть скважиналарын үзләштергән, Татарстанның нефть чыгару сәнәгатенең киләчәгенә нигез салган тыл хезмәтчәннәренең өлешенә аерым игътибар бирелде. 

Лениногорск нефть техникумы директоры Игорь Сергеевич Врублевский катнашучыларга уңышлы чыгышлар һәм нәтиҗәле эш теләде.

Чара кунаклары өчен «Профессионалитет»федераль проекты кысаларында җиһазландырылган профильле остаханәләр һәм лабораторияләр буйлап экскурсия оештырылды. Катнашучылар нефть-газ тармагының булачак белгечләрен әзерләүдә кулланыла торган алдынгы җиһазлар һәм технологияләр белән таныша алдылар. 

Тикшерү эшләрен яклаганнан соң, жюри биш юнәлештә җиңүчеләрне билгеләде. Барлык катнашучылар да Татнефть Профсоюзыннан кыйммәтле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International