"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә йөкле хатыннар көненә багышланган чара уздырганнар

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

7 апрельдә «Йөклеләр көне» н бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Исаева Мария хатын-кызлар консультациясе ярдәмендә булачак әниләр белән «ана булу шатлыгы» мастер-классы үткәрде.

 Катнашучыларның берсе Россия Герое Дамир Исламовның сеңлесе Регина Венедиктова иде.

Чара барышында белгеч шәфкать туташлары белән бергә булачак әниләрне дөрес биләүгә, имезүгә, шулай ук сабыйны карарга өйрәтте. Йөклелек чоры һәр хатын-кыз өчен бик дулкынландыргыч.

Мондый чаралар булачак аналарга йөклелекне һәм бала табуны дөрес алып бару, яңа туган баланы карау буенча эш итү кагыйдәләре белән бәйле белем һәм күнекмәләр комплексын алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International