Каен суы: эчәргәме, әллә эчмәскәме?

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Инде традициягә әверелде: яз җитү белән күпләр урманга каен суын алырга китә. Аны файдалы диләр, ләкин моның каенга ничек тәэсир итүе турында бик сирәкләр генә уйлыйлар.

Кайберәүләр: «кечкенә генә тишек ясадым, су җыйдым, яраны сыладым — һәм агач тәртиптә булыр», - дип саный.

Ләкин бу шулаймы соң? Каен белән нәрсә була? Башыңны өскә күтәрсәң, күп кенә каеннарның ябалдашлары авыру булып күренә. Һәм бу тикмәгә генә түгел, хәтта сок алудан килгән кечкенә генә яралар да инфекцияләр – бактерияләр һәм гөмбәләр азу урыны булып китә, черү кәүсәдән башлана һәм агач берничә ел эчендә әкренләп үлә. 

Ә сокның файдасы турында нәрсә? Интернетта каен суындагы витаминнар һәм минераллар турында күп язалар. Әйе, алар бар, ләкин табигать бу сокны кеше өчен түгел, ә каен өчен булдырган. 

Заманча витамин комплекслары һәм табигый продуктлар (җиләк – җимеш, яшелчә, үлән чәйләре) - файдалы матдәләрнең күпкә куркынычсыз чыганаклары. 

Агачлар-ул тормыш!  Безнең ата-бабаларыбыз агачларны яшәү символы дип атап хөрмәт иткәннәр. Һәм юкка түгел: урманнар һаваны һәм суны чистарта, туфракны саклый, һәр каен – экосистеманың бер өлеше, кошлар һәм хайваннар өчен йорт. 

Нәтиҗә: эчмәскә!  Суны алып, без агачны акрынлап һәлакатькә дучар итәбез. Әйдәгез табигатьне саклыйк-ул бездә бер генә! 

Галәметдинов Хәлил Хәмит улы, биолог

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International