2023 елда Россиядә үзенчәлекле бәйрәм – 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтенроссия йөкле хатыннар көне барлыкка килде.
Бу көн уңаеннан Лениногорск ЗАГСында «Без ләкләк көтәбез»фестивале узды. Мондый форматтагы чара шәһәрдә инде икенче тапкыр уздырыла.
2024 елда фестивальнең инициаторы булып Лениногорск үзәк хастаханәсенең баш табибы Равил Шаһиев чыгыш ясады. Быел бәйрәм шәһәр Башкарма комитеты, ЗАГС бүлеге һәм мәдәният идарәсе белән берлектә оештырылды.
Булачак әниләрне Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шаһиев котладылар.
Фестивальнең аерым кунагы – Казанның «Умиление»ана һәм балаларны яклау үзәге вице-президенты Аида Фиогбе булды. Ул булачак әниләрне котлап кына калмады, балалар коляскасын да уйнатты.
Җиңүче Надежда Синюкова булды - аның номеры бәхетле булып чыкты.
Фестивальгә шулай ук 9 бала тәрбияләүче күп балалы Псурцевлар гаиләсе – Николай Васильевич һәм Мария Ивановнаны да чакырганнар иде. 2024 елда Мария Ивановна Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава»дәүләт бүләген алды. Гаилә православие традицияләрен тота-Николай Васильевич Лениногорскидагы Изге Троица храмында хезмәт итә.
ЗОЖ-белгеч, йөкле хатыннар өчен йога укытучысы Алия Сәлахетдинова физик активлыкның файдасы турында сөйләде. Фойеда күргәзмә оештырылган иде.