Мунча янудан ничек сакланырга?

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Иң яраткан ял итү урыннарының берсе булып рус мунчасы кала бирә, якташларыбызның ял һәм бәйрәмнәре еш кына мунчада уза.

Әмма бу күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы вакыт үткәрү һәрвакытта да яхшы тәмамланмый. Рәхимсез статистика язын янгынга чакыру саны геометрик прогрессия белән арта дип әйтә.

Мунчаларның янып китүенең киң таралган сәбәпләре арасында электрүткәргечләрнең начар булуы, төтен юлының тыгылуы, агачның мичкә якын булуы, ачык мич һәм мунчаның фольга белән бизәлүе санала.

Еш кына мунчаларның яну сәбәбе электр үткәргечләре белән бәйле проблемалар була. Электрүткәргеч искергән булырга мөмкин, чыбыкларның изоляциясе зарарланган, шуның нәтиҗәсендә янгыннар да килеп чыга.

Мунча януының тагын бер җитди сәбәбе-мичне ягу процессында аның артык кызуы. Болардан тыш, мичне монтажлаганда һәм урнаштырганда кагыйдәләрдән читкә тайпылу да яну өчен алшарт булырга мөмкин.

Мунча янудан ничек сакланырга?

Бер киңәш - парлы бүлмәне проектлау һәм аны төзү төп янгын сүндерү һәм санитария нормаларын үтәүне исәпкә алып башкарылырга тиеш, нәтиҗәдә мунча берничә ел хезмәт итәчәк.

Әгәр сез төзелештәге җитешсезлекләргә күз йомсагыз, янгын чыгу ихтималы берничә тапкырга арта.

Бердәм дежур-диспетчерлык коткару хезмәте телефоннары – 01, стационар телефоннан – 112, мобиль телефоннан -- 112 яки 101.

 

ТР ЛМР буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы эчке хезмәт подполковнигы 

Вилданов Дамир Равил улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International