Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда «Алтын" юбилярлар Шмитд Александр Викторович һәм Лидия Никитичнаны котладылар.
Александр Викторович белән Лидия Никитична зур гаилә юлы үткәннәр. Аларның 5 баласы бар, аларны намуслы, хезмәт сөючән итеп үстергәннәр, белем биргәннәр. Балалар үз чиратларында әти-әниләренә 17 онык бүләк иткәннәр.
Быел илебездә Җиңүнең 80 еллыгын, ә данлыклы Лениногорск шәһәре-70 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Һәм әлбәттә инде Шмидт гаиләсе бу истәлекле даталарга үз өлешен кертте. Чөнки илдә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк, балалар барысы да булмаса да, безнең шәһәрдә яшиләр һәм эшлиләр.
Традиция буенча Александр Викторович һәм Лидия Никитична Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына үз имзаларын куйдылар.
ЗАГС хезмәткәрләре аларга юбилей таныклыгы тапшырдылар һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм яңа юбилейлар теләделәр!
Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлеге