2019 елдан Лениногорск районының «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан озак вакытлы карау системасы гамәлгә ашырыла.
Пенсионер, инвалид яки башка ярдәмгә мохтаҗ кеше, тормыш эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан, тормышның гадәти сыйфатын мөмкин кадәр озаграк саклап калу өчен, түләүсез социаль ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итә ала.
Социаль хезмәтләр пакеты социаль - көнкүреш, гигиена, медицина һәм коммуникатив хезмәтләр блокларын үз эченә ала. Шулай ук туганнарга «тәрбия мәктәбе»технологиясе кысаларында якыннарын карау буенча күнекмәләр алуда ярдәм күрсәтелә.
Коммуникатив хезмәтләр күрсәткәндә социаль хезмәткәрләр хезмәт алучыларга когнитив функцияләргә, физик, социаль һәм көнкүреш активлыгына ярдәм итә. Шахмат уйныйлар, бүлмәләрне кулдан килгәнчә җыештыралар, бакчачылык белән шөгыльләнәләр, вак моториканы үстерәләр, арт терапевтик техниканы кулланалар һәм башка бик күп нәрсәләр тәрбияләнүчеләрнең шәхси ихтыяҗларына туры китереп эшлиләр.