«Исток Башлангыч» үзәге, Үзәк китапханә белән берлектә, Холокост корбаннары көненә багышланган чара үткәрде

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

«Исток Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Алсу Вахитова Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Холокост корбаннары көненә багышланган чара үткәрде.

Анда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты. Әлеге чара барышында катнашучылар истәлекле датаның асылы белән таныштылар, концлагерь һәм гетто тоткыннарының язмышы турында гына түгел, ә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, балаларны нацист палачларыннан коткаручылар турында да белделәр.

Чараның төп максаты - киләчәктә мондый вакыйгаларны кисәтүгә һәм булдырмауга, хорафатларга каршы көрәшкә һәм башка халыкларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә толерантлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International