Лениногорск шәһәренең "Исток-Башлангыч" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре коймак пешерү буенча мастер-класс үткәрде

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Лениногорск шәһәренең «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Лиана Габидулина һәм Оксана Лямова тарафыннан менталь авырулары булган кешеләр өчен коймак пешерү буенча мастер-класс оештырылды.

 Чараның максаты - катнашучыларны коймак пешерергә өйрәтү генә түгел, аралашу һәм үзара ярдәм өчен мөмкинлек булдыру.

Дәрес башланыр алдыннан мастер-класска әзерлек үткәрелде: рецептлар сайланды, куркынычсыз эш урыны булдырылды. Шулай ук, катнашучылар камыр өчен ингредиентларны дөрес кушарга, табада пешерү техникасын өйрәнделәр.

Мастер-класс тәмамлангач, катнашучылар үзләре пешергән коймаклар белән чәй эчте. Күбесе өйдә дә коймак пешерәчәкләрен белдерде. Чара кулинар күнекмәләрне яхшыртуга гына түгел, шулай ук дустанә атмосфера булдыруга һәм үз-үзеңә ышаныч артуга да ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International