Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Дамир Вилданов үткәрде.
Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Беренче урын өчен «яндекс станция» колонкасы 4нче мәктәпнең 4а сыйныфы укучысы Илшат Идиятуллинга тапшырылды, икенче урын өчен 5нче мәктәпнең 2А сыйныфы укучысы София Салдаевага - смарт-сәгать, 8 нче мәктәпнең «2Б сыйныфы укучысы Илназ Зариповка өченче урын өчен наушниклар тапшырылды.
Бүләкләү барышында Дамир Равил улы барлык малайларга һәм кызларга тырышлык, осталык һәм талантлары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән аңлату эшләре алып барганнары өчен педагогларга аерым рәхмәтен җиткерде.