ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Лениногорск районы буенча идарәсе тугыз эш бирүче катнашында вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Әлеге чара Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.
Чарада муниципаль районның 9 эш бирүчесе эш эзләүчеләргә 70 вакансия тәкъдим итт: пешекче, тәрбияче, тәрбияче ярдәмчесе, урам себерүче, хезмәт урыннарын җыештыручы, автомобиль йөртүче, сатучы, администратор, җиһазларны ремонтлау буенча слесарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, полиция хезмәткәрләре, махсус техника машинистлары, электромонтер һәм башкалар.
Вакансияләр ярминкәсенә эшсез гражданнардан һәм эш эзләүче гражданнардан 26 кеше килде. Алар барысы да вакансияләр, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча үзәк белгечләре консультацияләре турында тиешле мәгълүмат алдылар.
Эшкә 4 юллама бирелде. Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.