Рәгать Хөсәенов ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Рәгать Хөсәенов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләреннән баш тартты.

Бүген Мәдәният сараенда Лениногорск районы Советының чираттан тыш кырык өченче сессиясе узды, анда Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Әсгать Әхмәт улы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы исеменнән Лениногорск районы башлыгы вазыйфасында актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Рәгать Галиәгъзам улын «ТАССР төзелүгә 100 ел»медале белән бүләкләде.

Рәгать Хөсәенов Лениногорск районын 2009 елдан бирле җитәкләде. Моңа кадәр ул 2000-2005 елларда Лениногорск районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Аппарат җитәкчесе, хакимият башлыгының икътисад буенча беренче урынбасары, 2006-2019 елларда муниципалитет башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде.

Шулай ук Зөлфия Михайлованың муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасы каралды. Район Советы депутатлары гаризаны канәгатьләндерделәр һәм отставканы кабул иттеләр.

Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын Марат Гирфанов башкарачак. Соңгы өч елда ул Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары булып эшләде.

"Барлык тиешле процедуралар да үтәлер һәм Марат Нилевич кандидатурасы район Советы депутатлары һәм халык арасында хуплау табар дип өметләнәм. Аның сезнең ярдәм белән үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы хәлитүенә һәм районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәчәгенә ышанам», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International