Лениногорск районында спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү тәкъдим ителде

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карары нигезендә, 2024 елның 30 августында Татарстан Республикасы көне, Шәһәр көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне вакытында,  2 сентябрьдә Белем көнен үткәрү вакытында,  барлык форма сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен алкогольле эчемлекләр һәм сыра, шәраб эчемлекләрен, этил спиртын сатуны чикләргә тәкъдим итә.

Карар шәһәр һәм район халкыннан, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларыннан килгән мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау максатларында кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International