8 августта Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Исаева Мария ата - аналарның һәм балаларның дөрес ялын формалаштыру максатында «Гаилә-тормышның тылсымлы символы» дигән конкурс-уен программасы үткәрде.
Буш вакытны яхшы уздыру-гаилә тормышында мөнәсәбәтләрне ныгыта, гаилә кыйммәтләрен күрсәтә һәм уртак күңелле истәлекләр тудыра торган бик мөһим момент.
Дөрес оештырылган гаилә ялы гаиләнең торгызу функциясен үти. Укытучы яңа уеннар белән таныштырды һәм элек уйналган уеннар турында искә төшерде. Әниләр балачак уеннары, хатирәләре белән уртаклаштылар. Балалар әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп уйнадылар.