Бүген Лениногорск районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Анастасия Михайловна Никонова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Анастасия Михайловна 1929 елда Чистай районының Служилая Шонтала авылында туа, Лениногорскига күчеп килгәч, 1973 елда телеграфка телефонистка булып эшкә урнаша һәм аннан лаеклы ялга китә.
Аны бу истәлекле вакыйга белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова котлады. Ул ветеранга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.