Лениногорскта физкультурниклар көнен ничек билгеләп үтәчәкләр

2024 елның 6 августы, сишәмбе

7 августта «Юбилейный» паркында Физкультурачылар көненә багышланган чара узачак!

Бу көнне лениногорскилылар шахмат буенча турнирда көч сынаша алачак, шулай ук хәрәкәтчән уеннар уйнарга һәм мини-футбол буенча турнирны карарга мөмкин булачак.

Россия Президенты карары буенча гамәлгә ашырыла торган "Демография" илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы " федераль проекты ярдәмендә ил төбәкләрендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО)комплексы нормативларын үтәү популярлаша бара.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер " Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын нәкъ 10 ел элек торгызганнар. 2019 елда ул «Спорт – тормыш нормасы»федераль проекты составына керде. Аның төп максаты - милләтне ирекле рәвештә савыктыру һәм массакүләм спортны үстерү. ГТО нормаларын үтәргә теләүчеләр өчен мобиль мәйданчык эшләячәк.

Лениногорскилылар «ГТО» ВФСК фестивальләрендә катнашып, нормативларны актив тапшыралар, мәктәп яны лагерьларында эшләүче педагоглар да үз тәрбияләнүчеләреннән калышмыйлар һәм шулай ук «ГТО»нормаларын уңышлы үтиләр.

Барыгызны да физкультурачылар көне чарасында көтәбез! «Юбилейный» паркы 7 августта 16:00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International