Яктылык кайтаручы элементлар кулланырга онытма

2024 елның 2 августы, җомга

Караңгыда җәяүле юлда күренми диярлек. Яктылык кайтаручы элементлар ярдәмендә җәяүлеләр начар яки җитәрлек күрмәү шартларында юлда куркынычсызлык белән тәэмин ителгән.

Яктылык кайтаручы элементларның төп өстенлеге-җәяүлеләр катнашында тәүлекнең караңгы вакытында юл-транспорт һәлакәтләре санын 85% ка кадәр киметү. Мондый элементны, кием төсеннән аермалы буларак, һәрвакыт күрәбез, чөнки ул фонарь яктылыгын чагылдыра. Яңгыр яисә юлда томан булса да, машина йөртүче алда кешеләрне күрәчәк.

Яктылык кайтаргычларны куллануның берничә варианты бар:

-автомобильчеләр, трассада машинадан чыкканда;

- шәһәр юллары аша баручы балалар өчен;

- велосипедта йөрүчеләр;;

-төнлә трассаларда даими булган җәяүле-сәяхәтчеләр.

Хөрмәтле җәяүлеләр, онытмагыз, сезнең куркынычсызлыгыгыз сезнең кулда! Киемдә яктылык кайтаручы элементларны тәүлекнең караңгы вакытында яки күрү начар булган шартларда хәрәкәт иткәндә кулланыгыз. Моннан тыш, яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларга аерым игътибар бирегез. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International