1 августта Түбән Тагилда дөрес булмаган эксплуатация аркасында аерым газ баллоны шартлау булган. Һәлак булган кешеләрнең туганнары һәм якыннарының, ә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә булганнарның кайгысын уртаклашабыз. Хөрмәтле лениногорскилылар, без сезгә көнкүрештә газны куркынычсыз куллану кагыйдәләрен искә төшерергә телибез.
• Газ приборларыннан файдаланыр алдыннан бүлмәне җилләтегез һәм һава агымын тәэмин итегез. Газ приборлары эшләгәндә форточканы ачык калдырыгыз.
• Газ приборларының, төтен юлларының нормаль эшләвен күзәтегез һәм вентиляцияләр, газ приборлары кабызылганчы һәм яну продуктларын төтен чыгаручы приборлар эшләгәндә тарту көчен тикшерегез. Тарту көче булмаганда газ приборыннан файдалану катгый тыела!
• Газ җиһазы төзек булмаганда, килешү төзелгән махсуслаштырылган оешма хезмәткәрләрен чакырыгыз газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә. Биналарны җылыту, кер киптерү өчен газ плитәсе кулланмагыз.
• Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга газ приборларыннан файдаланырга рөхсәт итмәгез. Эшли торган газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.
• Күпфатирлы торак йортларда төтен чыгару юлларын һәм вентиляция каналларын тикшерү белән идарәче оешмалар шөгыльләнергә тиеш булганга күрә, әлеге җиһазларны тикшерү өчен махсуслаштырылган оешмаларга юл бирегез.
• Газ җайланмасыннан төтен чыгаручы торбаларны вентиляция каналларына тоташтырмагыз. Моннан тыш, йорт эчендәге газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтүнең сәламәтлекне, милекне югалтуга гына түгел, гомерне югалтуга бәйле инцидентлар санын да киметергә сәләтле булуын белү мөһим!