Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге мошенниклыкның яңа төре турында кисәтә

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Мошенниклар гражданнарны алдауның яңа схемасын уйлап тапкан: алар кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, үзләрен Россия Социаль фонды хезмәткәрләре дип таныштыралар, «яңа мәгълүмат» буенча кешегә пенсия өчен стаж җитмәвен әйтәләр, әгәр аны расламасалар, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Җинаятьчеләр гражданинны МФЦга кабул итүгә язып куярга тәкъдим итә, шәхси документларын җибәрүне, ә аннары СМС буенча код белән раслауны сорый.

Әгәр дә сез мондый вәзгыять белән очрашкансыз икән, белегез – сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефоннан шалтыратучыга үзегезнең паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН - яки СМС-кодны яки шәхси кабинеттан парольне атамагыз. Зинһар, бу турыда өлкән буын якыннарыгызга һәм танышларыгызга аңлатыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International