Юлларда куркынычсызлык турында онытма!

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Республикада 6 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 146 кеше һәлак булган.Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, тизлек режимын үтәмәү, куркынычсызлык каешларын санга сукмау, автомобиль белән арыган хәлдә яки исереклек билгеләре белән идарә итү белән бәйле.

Юл-транспорт чараларының каршы бәрелешүе иң авыр нәтиҗәләргә китерә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында каршы як полосага чыгу белән бәйле 142 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 60 кеше һәлак булган һәм 243 кеше яраланган.

Быелның беренче 6 аенда Лениногорск районы юлларында 19 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 22се зыян күргән.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр, кагыйдәләрне үтәгез, шуның нәтиҗәсендә сезнең һәм якыннарыгызның гомере куркынычсыз булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International