Лениногорск районында «Кибермошенниклыктан саклану» мәгълүмати кампаниясе уздырылды

2024 елның 30 июле, сишәмбе

30 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Кәримова «Кибермошенниклыктан саклану» дигән мәгълүмати кампания үткәрде. Төп максат – гражданнарга IT-җинаять төрләре турында мәгълүмат бирү.

Белгеч район халкына «Сак булыгыз: телефон мошенниклары» һәм «Картадан акча урласалар нишләргә?» дигән буклетлар таратты. Материалларда шикле шалтыратулар, хатлар яки счеттан килештерелмәгән акча күчерүләр турында хәбәрләр булган очракта гражданнарның гамәлләре турында мәгълүмат бар. Кайбер гражданнар аларга карата мошенниклык кылу омтылышлары булуын, ә мондый очраклардагы гамәлләр турындагы мәгълүмат алар өчен файдалы икәнен таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International